Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров 1912 елның 21 октябрендә якынча Уфа шәһәрендә яки Уфа губерниясенең Бирск каласында туган дип фаразлана.
Фәйзигә табигатьтән музыкаль ишетү сәләте бирелгән. Балачакта ук инде ул берничә музыка уен коралында уйнарга өйрәнә. 1927-1928 елларда яшүсмер Башкорт күчмә театрына эшкә урнаша. Анда ул драма актеры, биюче һәм башкаручы һөнәрләрен үзләштерә.
Фәйзи Гаскәровның СССРның Зур театры каршында эшләгән Мәскәү хореография мәктәбенә укырга керү теләге була. 1928 елда үзенең бар үҗәтлеген кулланып, бу абруйлы уку йортына укырга керә. Уку дәверендә ул Зур театр куелышларында (постановкаларда) катнашып, бәяләп бетергесез белем һәм тәҗрибә туплый. Фәйзи Гаскәровның XX гасыр бөек балетмейстеры һәм хореографы Игорь Моисеев белән беренче очрашуы нәкъ менә Зур театр сәхнәсендә була.
1932 елда Гаскәров опера театрында милли балет труппасы тудыру идеясе белән Уфага кайта. Надежда Константиновна Крупская ярдәме белән бу планнар тормышка аша. Ә 1937 елда Игорь Моисеев аны янәдән Мәскәүгә яңа төзелгән СССРның Дәүләт халык бию ансамбленә эшкә чакыра. Фәйзи анда үзенең башкару осталыгын баета, маэстродан киләсе иҗат юлында кирәк булачак барлык нечкәлекләрне өйрәнә : уку һәм репетиция эшләре, бию композициясе һәм фольклор, административ күнекмәләр.
Бервакыт биюче һәм балетмейстер Фәйзи Гаскәров Игорь Моисеевка «Халыкчан сәхнә биюен куяр өчен нәрсә белергә кирәк?»,- дигән сорау биргән. «Шактый нәрсә белергә кирәк,- дип җавап биргән XX гасырның бөек биючесе һәм балетмейстеры. - Иң беренче чиратта, халык иҗатына намуслы мөнәсәбәт булырга тиеш. Беркайчан да аны бозып күрсәтергә ярамый, халык ясалмалылыкны (алдауны) кабул итмәячәк. Шулай ук, биюдә күзаллаган натураны җентекләп өйрәнергә, халыкның гореф-гадәтен, музыкасын, көнкүреш әйберләре белән танышырга кирәк. Бәлки шул очракта гына халыкчан пландагы бию куеп булыр. Халык хореографиясен яратучы кеше - ул эзләнүче, фольклорист, музыкант, тарихчы һәм әлбәттә, югары хыял диңгезендә оча белүче дә булырга тиеш!»
Оста биюченең бу сүзләре Фәйзи Гаскәров күңелендә гомерлеккә уелып калган. Аның барлык иҗади тормыш юлында әлеге сүзләр остазының укучысына биргән алтын киңәшләре буларак сакланган.
Милли бию коллективы төзү турындагы уй Фәйзи Гаскәровны берөзлексез тынгысызлап тора. Укытучысының киңәшләрен истә тотып, ул Уфага кайта һәм үзенең хореографик башлангычын оештыра. Башкортстанның һәм Татарстанның бию коллективларында эшләгәндә, хореограф буларак көчле фантазиягә, иҗади кыюлык һәм үҗәтлек сәләтенә ия буларак, ул һәрвакыт мөһим бер әйберне – хореографик әсәрләрдә үзенә генә хас булган үзенчәлекләре аркылы халыкның күңелен саклап калу, милли сәхнә колоритын һәм психологик кәеф булдыруны күз алдында тота. Гаскәров өчен һәрвакытта да аерым алган хәрәкәтнең бер хәрефе түгел, ә биюнең тулы образы мөһим булды.
Зөләйха Саттар кызы Әхмәтова сүзләренә караганда, 1944 елның августында Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Фәйзи Гаскәровның килүе коллектив өчен бик мөһим вакыйга була: «Әлбәттә, хореография өлкәсендә аның кебек киң белемле, зур тәҗрибәле белгечләр республикабызда юк иде. Аның фикере абруйга ия, аның белән һәрвакыт киңәшләшәләр иде».
Гаскәровның биюләре турында эпитетлар белән генә түгел, ә һәркайсын аерым сөйләп чыгып була. Бу аларның башыннан ук сюжетлы бию икәнен аңлата. Әлбәттә, элегрәк тә, Юлий Муко һәм Гай Таһиров куелышларында аерым сюжет үзенчәлекләре бар иде, әмма гомумән, татар халкының сюжетлы биюе милли хореография сәхнәсендә республикабызга Фәйзи Гаскәров килгәч үсеш алды.
Ансамбльдә барлык биюләр дә диярлек я җырны дәвам итәләр, яки җырны аерым сәнгатьле алымнар белән баеталар. Без ансамбльдә булган һәр вокал-хореографик композицияләрне санап китмибез. Алар бик күп, ә менә ансамбль иҗатында шушы төрнең башлангычында торучылар Зөләйха Әхмәтова белән Фәйзи Гаскәров булды дип әйтү артык булмас. Шуны да әйтү кирәк, коллективның визит карточкасына әверелгән берничә иҗади төрне (уен, музыка, җыр, бию) бергә кушып башкару борынгы чордан килгән. 1950 елның ахырында Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров Уфага кайтып китә. Әмма балетмейстер ансамбльгә үзенең постановкаларын куяр өчен Казанга бик еш килеп йөри.
1960 - 1970 еллардагы Фәйзи Гаскәровның формасы һәм эчтәлеге буенча үзенчәлеге белән аерылып торучы постановкалары ансамбльнең озак елларга иҗади юлын билгели. Бер тема, фикер, сәнгати алымнар һәм башка иҗади үзенчәлекләре буенча тулы бер бүлек булып баручы «Тула өмәсе», «Сабан туе», һәм 60 еллар ахырында башка эчтәлектә куелган «Аулак өй» вокаль-хореографик композицияләр турында сүз бара.
Фәйзи Гаскәров куйган гүзәл иҗади проектлар берничә язмышка җитәр иде. Бу шәхес тормышының соңгы көненә кадәр иҗат учагында янды, һәрвакыт язды, планнар корды, бию сәнгатенең киләчәге турында уйланды. Ул зур талант иясе, тырыш һәм бик акыллы кеше иде. Шуңа күрә дә аның хореографик әсәрләре ике республиканың - Татарстан һәм Башкортстанның алтын фондларына керде.