Татар халык биюе, гасырлар төпкелендә туып, йөзәр еллар аша узып, милли мәдәниятебезнең уникаль коды булып тора. Вакытлар үзгәрсә дә, ул халкыбызның тарихын, холкын һәм гореф - гадәтләрен саклый. Юкка гына биюне милләтнең йөзе дип әйтмиләр, чөнки ул халыкның үзе һәм аның дөньяга карашы турында мәгълүматны саклый.
Бу бүлектә сез ансамбльнең алтын бию фонды - татар милли хореографиясенең иң яхшы үрнәкләре белән таныша аласыз. Барлык биюләрне дә без шартлы рәвештә хатын-кыз, ир-кеше, ялгыз һәм күмәк башкару төрләренә бүлдек. Сез аларның эчтәлеге һәм төп башкару ысуллары белән танышырсыз.
Татар биюенең милли үзенчәлекләре турында РСФСР ның атказанган артисты, Дәүләт премиясе лауреаты В.В. Кригер болай дип яза: «Татар биюләре гадәти булмаганча саф, үзенчәлекле һәм колоритлы. Егет һәм кызлар парлап биегәндә наз белән сугарылган лирик сюжет барлыкка килә. Биюнең чын халыкчанлыгы сизелә. Кызларның яулык белән йөзләрен яшереп бии торган хәрәкәте искиткеч матур. Бу үзенә күрә шундый нәзакәтлелек һәм нәфислек белән эшләнә. Ә кызларда башны боргандагы йомшаклык , егеткә караган чакта тыйнаклык !..» (Халык биюләре турында. Журнал
« Халык иҗаты», 1937 ел, № 2-3, 38-39 битләр.)
Кызлар биюе.
Гадәт буенча, кызлар биюдә тыйнак,оялчан, гыйффәтле булалар. Кыланчыклык белән кушылган хәрәкәтләре салмак һәм йомшак. Кул хәрәкәтләре авыл хатын-кыз костюмының атрибутына кергән алъяпкыч яки яулык белән бәйле. Традицион костюмда яулык – ул бик мөһим әйбер. Хатын - кызның башыннан яулыгын салдырып алу татар халкында аны оятка калдыру саналган. Шуңа күрә еш кына хатын-кызлар куллары белән яулыкларын саклыйлар. Кайвакыт алар оялудан битләрен яулык белән каплый. Шул рәвешле, яулык һәрвакыт кулланышта. Кызлар яулыкны ике куллап тота ала яки кулларны сул як юнәлештә тотып - уң кулны алга сузып , сул як иңбаш турысында, ә сулын кул чукларын тышкы якка йомшак кына борып, баш турысында тота ала. Бер кул белән алъяпкыч кырыен, икенче кул белән яулык почмагын тотып, берьюлы яулыкны да, алъяпкычны да кулланырга мөмкин.
Егетләр биюе.
Егетләр биюе - дәртле, актив,гайрәтле. Аларның ваклап ясалган хәрәкәтләре җиңелчә сикерү һәм тыпырдауга акцент ясап баетыла. Кызлар белән биегәндә егет үзенең ышанычлы, горур, ныклы характерын күрсәтә.
Биегәндә ир - егетләр кулларын, кызлардан аермалы буларак, ирекле тоталар. Куллар артта камзул астындагы билбауда булырга, түбәтәйне тотып торырга яки иңбашыннан түбәнрәк тотып, як-якка җәелергә мөмкин. Билбауда гына да була ала (янда түгел, ә билбауны алданрак тоталар), кул чуклары җыелган, ләкин йодрыкланмаган. Шулай ук бер кул терсәктән бөгелеп, кул чукларын иңбашы биеклегендә яки бераз гына өстәрәк тотылган рәвештә күтәрергә мөмкин, ә икенче кул бу вакытта йодрыкка төйнәлгән һәм артка куела.