Борын - борыннан татарлар Россия Федерациясенең барлык өлкәләрендә дә яши. Бөек һәм борынгы милләт вәкилләре күпмилләтле дәүләтебезнең төрле почмакларында үзләренең гореф-гадәтләрен һәм күркәм йолаларын кадерләп саклап яшиләр. Төрле төбәкләрдә табигать һәм мәдәниятнең йогынтысы нәтиҗәсендә традицион костюмнар яңа бизәкләр белән баетыла, диалекталь хәрәкәтләр өстәлә, милли биюләрнең яңа төрләре барлыкка килә. Әмма татарлар, илебезнең кайсы гына почмагында яшәсәләр дә, халык биюенең бердәм нигезен саклыйлар. Биюнең миллилеге, аның башлангычы алыштыргысыз кала, илебезнең бию сәнгатенә якты төсмерләр өсти.
Узган гасырның 60 елларында балетмейстер Гай Таһиров куйган «Казан кунаклары» хореографик композициясендә халык шигъриятенең һәм сәнгатенең үзенчәлеге алдында соклану хисе чагыла. Бу бию сюитасында Ырынбур, Касыйм, Бондюг, Себер һәм Әстерхан татарлары фольклорларының нәфислеге һәм матурлыгы күрсәтелә. Бүгенге көндә, гореф-гадәтләргә тугры калып, «Казан кунаклары» нигезендә, җыр һәм биюне берләштергән «Без-татарлар» исемле яңа музыкаль - хореографик композиция барлыкка килде.